«Мин артист, син артист»: театраль тамаша (0+)

21 март, Халыкара курчакчы артистлар көнендә, Үзәк балалар китапханәсе балалар бакчасы кызларын һәм малайларын «Мин артист, син артист» дигән театраль тамашага чакырды.

я артист
2
3

Бәйрәмчә бизәлгән залда балаларны Петрушка һәм аю малае Мишутка каршы алды. Балалар зур кызыксыну белән курчак театрының килеп чыгу тарихын тыңлады, «Курчак һәм Миша» биюен башкарды, «Күңелле тычкан балалары» уенында катнашты, таяклар белән идарә ителүче Буратино курчагы тәкъдим иткән табышмакларны чиште. Балалар үзләрен курчакчы актерлар буларак сынап карады һәм бармак курчакларын «сөйләштерде». Чара азагында бик теләп Андрей Усачёвның «Мишка-косолапый» шигыре буенча курчак спектаклен тамаша кылдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: